Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Асылташ» приютында бала кыйнау факты буенча яңа мәгълүматлар бар

Полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре яшүсмерләрдән сорау алды.

Чаллының "Асылташ" приютында килеп чыккан күңелсез хәл бөтен Интернет җәмәгатьчелеген таң калдырды. Исегезгә төшерәбез, социаль челтәрләрдә видео урнаштырдылар. Анда приютта яшәүче яшүсмерләр кечкенә малайны кыйный. Берсе кулыннан тотып торган арада, икенчесе башына, эченә китереп тибә (монда язылган).

Хокук саклау органнары бу вакыйга буенча тикшерү үткәрде. Баланы кыйнаган егетләрдән дә, зыян күрүче малайдан да сорау алдылар. 13 һәм 15 яшьлек яшүсмерләр 12 яшьлек малайны кыйнамадык дип акланалар. Янәсе, алар шул рәвешле уйнаган гына. Ахыр чиктә дөресен сөйләделәр. Малайдан 13 яшьлек егетнең энекәшен үпкәләткәне өчен үч алганнар булып чыкты.  

Хәзер зыян күргән малай белән судмедэкспертлар эшли. Прокуратура куркынычсызлык таләпләренең ни рәвешле үтәлүен тикшерә. Әлеге хәл РФ Тикшерү комитеты Александр Бастрыкин һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец күзәтчелеге астында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приют