Ата-аналарга 10 мең сум акча бирәчәкләр
1652
0
Бу сумманы бер тапкыр гына алып булачак.
РФ Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта ана капиталыннан 10 мең сумга кадәр акча алып булуны күздә тоткан закон проектын өченче укылышта кабул иткән. Ата-аналарга бу сумманы бер тапкыр түләячәкләр. Әмма бер нечкәлеге бар.
“Капиталда калган акча асылда 2 меңнән 25 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әмма 10 мең сум гына бирәчәкләр. 10,1 мең сум калган икән, кызганычка, аны алып булмаячак”, – дип билгеләп үткән Думаның Гаиләне яклау буенча комитеты башлыгы Нина Останина.
Шулай ук ул Россия премьер-министры Михаил Мишустинга күп балалы гаиләләргә түләүле автомобиль юллары буенча бушлай йөрү хокукы бирү тәкъдиме белән дә мөрәҗәгать иткән. Бу закон кабул ителерме юкмы – анысын инде вакыт күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев