Атаклы көрәшченең зур шатлыгы бар
Нинди?
Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев Татарстан көрәшчесе, Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Радик Сәлаховка «Россиянең атказанган спорт остасы» исемен бирү турындагы карарга кул куйган.
Көрәшченең тренеры – Илнур Хәйбуллин.
Сүз уңаенда, әле шушы көннәрдә генә Радик Сәлахов Казанда билбаулы көрәш буенча узган дөнья чемпионатында катнашты. Биредә ул ирекле стильдә (100+ кг авырлык категориясендә) бил алышып, 1нче урынны яулады һәм 4 тапкыр дөнья чемпионы исемен алды.
Безнең белешмә
Радик Сирен улы Сәләхов – авыр үлчәм категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023, 2024), ХXIII Федераль һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), билбау көрәше буенча спорт мастеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев