Атна башында безгә нинди "сюрприз" көтәргә?
Яңалыклар тасмасы

Атна башында безгә нинди "сюрприз" көтәргә?

Атна башында республика территориясендә юеш кар һәм төнлә минуслы температура көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Дүшәмбе, 19 октябрьдә, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр, көндез явым-төшемсез. Төнлә температура 3-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез 8-13 градус җылы булыр дип көтелә.

Сишәмбе, 20 октябрьдә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-16 м/с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 4 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 3-8 градуска кадәр булыр көтелә.

Чәршәмбе, 21 октябрьдә, аязучан болытлы һава. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем булыр дип фаразлыйлар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-16 м/с тизлектә, төнлә минус 3 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы — 0 тән алып плюс 5 градуска кадәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Погода Дождь Снег

Нет комментариев