Атна яңгырлы көннән башлана
Синоптиклар фаразы.
6 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз яңгырлар явачак.
Республиканың көнбатыш өлешендә карлы яңгыр явуы ихтималы бар.
Көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя.
Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр да булырга мөмкин.
Көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көнчыгышында һава +13 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук яңгырлы һава торышы көтелә.
Чаллыда 4-7 градус җылы була. Яңгыр явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев