“Фобос” һава торышы үзәгенең баш белгече җәйнең соңгы атнасындагы һава торышы турында сөйләде.
“Фобос” һава торышы үзәгенең баш белгече Евгений Тишковец җәйнең соңгы атнасындагы һава торышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, августның соңгы декадасында да һава торышы уңай булачак. Термометр баганасы көндезләрен якынча +21 градусны тәшкил итәчәк.
Тишковец сентябрьдә көзге һава торышына күчү дә салмак булачак, ди. Ягъни илебезнең үзәк өлешендә яшәүчеләрне озакка сузылган әбиләр чуагы көтәргә мөмкин.
Нет комментариев