Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Авиарейсларга арзан билетлар алып була

Лайфхаклар белән Идел буе транспорт компаниясе бүлеште.

Ил буенча субсидияле рейслар бар. Быел РФ хакимияте 267 шундый маршрутны раслаган, 72 яңа юнәлеш тә бар. Ташламалы тарифлар турында Росавиация сайтында белеп була. «Һава маршрутларын субсидияләү» кушымтасында билетлар сайларга мөмкин.

Калининград һәм Ерак Көнчыгышка аерым ташламалы программа каралган. Әмма арзан билетлар барысына да эләкмәячәк, аерым категориягә караучылар гына ташламалардан куллана ала (55 яшьтән узган хатын-кызлар, 60тан олы ир-атлар ,1нче төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм аларны озата баручылар һ.б.)

2 яшькәчә балалар Россия буенча бушлай оча, халыкара рейларга 90% ташлама белән. Россия буенча очучы рейсларда 2-12 яшьлек балаларга 50% ташлама каралган. Алар әти-әниләре белән янәшә креслоларда утырырга хокуклы.

Кайчакта турыдан-туры рейсларга караганда, маршрутны бүлү дә арзанрак була. Билет алганда алдан планлаштырыгыз, кайбер көннәрдә ташламалар була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев