Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәвит Шакиров тамашачыларын елата

«Күпне күрдек, әмма сыгылмадык», - ди ул.

Ватсаптан Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировның үз язмышы турында сөйләгән видеосы килде. Җырчы һәм юмор остасы үзенең ятимлектә үткән балачагы турында сөйли. Аны күз яшьләрсез тыңлап булмый. 

– Минем әнисез балачагымны Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен. Без 3 малай (икенчесе – мин), миңа 5 яшь вакытта, безне якты дөньяга китергән әниебезне мәңгегә югалттык. Безне карарга бик күп апалар килделәр. Аларның берсен дә без, «апа» дип каршыламадык. Һәрберсенә «әнкәй» дидек. Алар кайтып китмәсә ярар иде, безне караса ярар иде дип, өметләр баглап каршы ала идек. 1 ай торалар иде дә, түзә алмыйча, кайтып китәләр ... 1 ай, 3 ай торганнары да булды. 6 ай торып, кайтып китеп, безне кызганып, яңадан килгәннәре дә очрады. Күрдек, әмма сынмадык, сыгылмадык. 

Ә менә 6нчысы, безнең бусаганы «апа» булып атлап кереп, «әнкәй» булып гомер иткән, безне тәрбияләп үстергән, әти белән яши башлагач тагын 2 бала табып, 5 баланы тәрбияләп үстергән әнкәй Чакмагыш районы Әлмәт авылында, төп нигездә яши. 87 яшьлек әниебез Аллаһка шөкер, үз акылында, ишетә, күрә, үз куллары белән эшли.

Әмма күңелне тырнаган бер сорау бар: әгәр дә минем үз әнием исән булса, безнең бүгенге уңышларыбызны, гаиләләребезне, балаларыбызны, мактаулы, дәрәҗәле исемнәр алуыбызны күреп, нишләр иде икән? Әлбәттә, сөенер иде. Азга гына теге дөньядан әнкәйне алып кайту мөмкинлеге булса, без нишләр идек икән? Әлеге шигырем шул турыда.

Нишләр идек икән без әгәр,
Беркөн килеп әгәр әйтсәләр,
Азга гына теге дөньядан
Әниеңне, кайткан, дисәләр?

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,
Ыргыр идем башта күкләргә.
Кычкырыр идем күкне ярып,
Ишетелсен өчен күпләргә.

Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Чабар идем абына-абына,
Бер Аллаһка ялына-ялына,
Кайтып җитәр өчен янына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,
Рәхмәт укыр идем барысына.
Гафу сорар идем барысы өчен,
Тезләнепләр әни каршына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,
Башны куеп аның алдына,
Кулын битләремә тидереп,
Иркәләнер идем аз гына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,
Мин йоклатмас идем әнкәйне.
Йотлыгыплар тыңлар идем аны,
Әни сөйләгәнне, әйткәнне.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,
Чәйләр эчәр идек утырып.
Үзем ясап бирер идем чәйне,
Мөлдерәмә итеп тутырып.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,
Белмәс идек бары нишләргә.
Әллә ниләр эшләр идек тә бит,
Терсәк ерак хәзер тешләргә.

Риза инде хәзер әнкәй
Матур булып төшкә керсә дә.
Әгәр, әни кайткан, дисәләр...
Беләм, бу сүзләрне кемнеңдер
Сынар өчен генә әйткәнен.
Беләм бит мин газиз әнкәемнең
Барып җитә алмаслык,
Кайталмаслык җиргә киткәнен
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Шоубизнес Җәвит Шакиров