Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобуслар артырмы?

Соңгы тикшерүләрдән күренгәнчә, шәһәр урамнарында "Газель" ләр саны чагыштырмача кимегән, ә "Нефаз" автобусларын кайчакта яртышар сәгать көтәргә туры килә икән. Бигрәк тә ял көннәрендә 26нчы маршрутта автобуслар сирәк хәрәкәт итә.

Маршрут карталарын тикшергәннән соң, 205 - 206 маршрутлар бетерелгәч, халык арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр арткан. Берьюлы 70 "газель" юкка чыккач, аеруча ЗЯБта яшәүчеләргә йөрү кыенлашкан. "Мәләкәс аръягы"- зур, яшь район. "Пик" сәгатьләрендә 213 маршрутка утырып булмый", - ди биредәгеләр.

Пассажир йөртүчеләр башкарма комитетка үзләренең тәкъдимнәрен керткәннәр иде:

- 13нче маршрут бар. Тендер үткәннән соң, өч санлы маршрутлар бетерелде, - ди "Пассажирские перевозки" җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Николай Тятюшкин. - Бүгенге көндә конкурс комиссиясенә нигезләнеп 13нче маршрут буенча 21 автобус йөри. 220нче федераль канун буенча, без үз теләгебез белән бу санны үзгәртә алмыйбыз. Без әлеге маршрутка тагын 11 машина өстәргә тәкъдим итәбез, безнең моңа мөмкинлекләребез бар.

"Шәһәр халкы Сарман тракты буенча зур автобуслар йөрүен тели. Безнең 26нчы маршрут автобуслары әлегә аннан үтми, - ди "Электртранспорт" МУПы генераль директор урынбасары Александр Гурьянов. - "Нефаз" лар өчен яңа маршрут ачарга тәкъдим итәбез".

Башкарма комитет белгечләре, әлеге мәсьәлә буенча октябрь азагында киңәшмә булыр дип көтәләр.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X