Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантта – гадәттән тыш хәл  

Завод эшчәнлегенә зыян килгәнме?

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин заводның барлык объектларын җентекләп тикшерергә кушты.

17 июньдә «КАМАЗ»ның пресс-рама заводын автомобиль заводының төп конвейеры белән тоташтыра торган линиядә транспорт галереясе өлешчә җимерелде. Фаҗигадә кешеләр зыян күрмәгән. Бу урында автогигантның генераль директоры Сергей Когогин булып китте. Ул металл каркасларга экспертиза уздырырга кушты.  Моннан тыш,  автогигантның барлык сәнәгать объектларын техник яктан тикшерәчәкләр. «Галереяне тиз арада торгызырга кирәк,  мондый хәлләрне булдырмау өстендә эшләү дә зарур. Галереядә күренми торган урыннар да бар. Бу хәлне катлауландыра. Баш инженер хезмәте безнең бина, корылмаларны ел саен тикшереп тора, хәзер бу эшләрне 2-3 тапкыр арттырырга кирәк булачак. Эшче зона зыян күрмәсә дә, галереяне тиз арада тергезергә кирәк», – диде Сергей Анатольевич.

Зыян килгән транспорт галереясенең функцииясе: кабина каркасларын һәм ягулык бакларын пресс-рама заводыннан автомобильләр заводына китерү. Каркаслар монорельс буенча автомат рәвештә хәрәкәт итә. Галереянең җимерелүе завод эшчәнлегенә зыян китермәгән. Автогигантның баш инженеры Алексей Титов әйтүенчә, әлеге галерея 2022 елда капиталь ремонт планына кертелгән булган. Хәзер галереяне тергезү өчен металл конструкцияләрне капиталь ремонтларга кирәк. Моннан тыш, генераль директор кушуы буенча, автогигантта барлык конструкцияләр яңадан тикшереләчәк.

Фото «Вести Камаза»дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев