Автокалада полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән егетне хөкем итәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Автокалада полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән егетне хөкем итәчәкләр

Җинаять эше судка җибәрелгән.

Чаллыда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән 20 яшьлек ир-егеткә карата эшне тикшерү тәмамланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 25 октябрендә Шамил Усманов урамындагы кибет янында яшь кеше исерек хәлдә кычкырып сүгенгән һәм үзен агрессив тоткан. Полиция хезмәткәрләре аңа патруль автомобиленә утырырга кушкан, әмма ул каршылык күрсәткән һәм аларның берсенә карата көч кулланган. Тәртип бозучыны кулга алалар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал Җинаять эше Чаллы суды

Нет комментариев