Автомобильдә баласын тудырды
Гаилә бала тудыру йортына барып җитә алмый.
Казанда уникаль очрак булды. 29 яшьлек хатын-кызны ире бала тудыру йортына алып китә. Булачак әнинең юлда тулгагы башлана.
Гаилә бала тудыру йортына барып җитәргә өлгерми. Берничә метр калгач, хатын-кызның тулгагы көчәеп китә... Һәм автомобильдә улы туа.
Экстремаль шартларда туган сау-сәламәт, 3,5 кг якын авырлыктагы сабыйга Дмитрий дип исем кушалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев