Яңалыклар тасмасы

Автозавод һәм Беляев проспектларындагы светофорларны вакытлыча сүндереп торачаклар

Боровецк РЭСында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, түбәндәге светофор объектлары сүндереләчәк:

1) 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр Җиңүгә 40 ел урамы һәм Автозавод проспекты киселешендәге светофор объекты;

2) 19 һәм 20 сентябрьдә 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр Җиңүгә 40 ел урамы һәм Беляев проспекты киселешендәге светофор объекты;

3) 21 сентябрьдә 0:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр Җиңүгә 40 ел урамы һәм Беляев проспекты шулай ук, Җиңүгә 40 ел урамы һәм Автозавод проспектлары киселешендәге светофор объектлары.

Хәрәкәт иткәндә өстенлекле юл билгеләренә таянып эш итү сорала.

 

http://nabchelny.ru/news/33673

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев