Айгөл Бариева: "Мин балага тиз генә уза алмадым"
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмда тормышының кайбер мизгелләре белән бүлешә.
Аның язмасын үзгәртмичә бирергә булдык: “Мин балага тиз генә уза алмадым. Өч көн эчендә танышып - өйләнешкәннән соң, 8 айдан соң балага уздым. Ә аннары Аллаһы Тәгалә безгә аларны бер-бер артлы сабыйлар бүләк итте. Аллаһка шөкер, без теләгәнчә. Башта кыз, аннары малай. Айлинә һәм Камиль! Яшь аралары -1 яшь тә 8 ай. Барысын да бергә эшләделәр: уйнадылар, йокладылар, ашадылар, урамга, кунакка бергә йөрү, авылда бергә тору, уенчык бүлешү, сугышу. Ләкин бер-берсеннән башка яши алмадылар. Аллаһка шөкер, бик сирәк авырттылар. Ирем үзе хәрби кешесе булгангамы, кечкенәдән үк аларны чыныктырып үстерде: өйдә һәрвакыт яланаяк йөрү, тәрәзәләрне ачып йоклату, салкын сөт, су эчү, саф һавага чыкканда, артык җылы киендермәү. Башта мин әни буларак моңа бик каршы идем. Авырмасыннар дип, курка идем. Ә хәзер боларның барысы да сәламәтлекнең нигезе булуын аңлыйм. Кечкенәдән үк организмны чыныктырырга кирәк. Балалар бакчасына да 1,8 яшьтән бер көн калдырмыйча, чирләмичә йөрделәр. Дәү әти, дәү әниләрсез үстерсәк тә, икебез дә икешәр җирдә эшләсәк тә, көн-төн чабып, телләрне асылындырып өйгә кайтып, өйдәге эшләрне эшләп, түгәрәкләргә йөрттек, ашаттык, киендердек һ.б. Аллаһка шөкер, барыбер үстеләр. Камил бик шук иде, ә Айлинә, киресенчә, бик төгәл, җитди, тәртипне ярата торган булды. Матди яктан да ничек кенә авыр булса да (төрле чаклар булгалады), үсеп җиткәннәрен сизми дә калдык. Ә хәзер кечкенә чаклары шундый сагындыра. Эх, бер көнгә генә булса да, кире кайтарыр идем, рәхәтләнеп тотып сөяр идем”, - дип яза Айгөл Бариева.
Чыганак:матбугат.ру
Фото:ачык чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев