Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азат Кәримов: "Алинә күкрәгемә сыенып елады"

"Гала концерттан соң бүләкләү өлешендә Алинә Прокофьева исеме яңгырады, шулчак мин теге сәхнә артында елап басып торган чибәр кызның Алинә булуын аңладым. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды бу сөйкемле елак кыз. Конкурс узгач, сәхнә артында бер-беребезне тәбрикләп аралашып алдык, мин Алинәнең номерын сорап алдым".

- Азат, Алинә белән ничек таныштыгыз? 

- Безнең танышу кызык булды, үзе бер тарих. Мин Алабугада икенче курста укыганда, Чаллыда беренче тапкыр “Татар моңы” конкурсы узды. Без дә бардык, бәлки әзерлек тә ул кадәр көчле булмагандыр, җырчылардан берәү дә узмады. Күпмедер вакыттан соң укытучыбыз: “Татар моңы-2009” конкурсында Алинә Прокофьева исемле кыз Гран-при алды”, - дип аның чыгышы турыда шаккатып сөйләде. Бу исем үзем дә сизмәстән күңелгә салынды. Алдагы конкурсларга бик җитди әзерләнеп, репертуарга “Уел”, “Рамай” сыман озын көйләр туплап, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова (Әлфия апа үзе дә шунда иде), Фәнис Яруллин конкурсларында катнаштым. Барысында да Гран-при алдым. 2010 елда Башкортстанга “Дуслык моңы”на бардык. Казаннан Алинә Прокофьева бара, диделәр. Чыгыш ясарга чират җиткәч, сәхнә артына килеп бастым. Ә анда бер кыз елап басып тора. Янына килеп өлгермәдем, күкрәгемә сыенып елап җибәрде. “Нәрсә булды?” дип сорагач, “Җырлаганда, бер урында нотаны сузып бетерә алмадым”, - диде. Мин аны тынычландырырга, юатырга тырыштым. Гала концерттан соң бүләкләү өлешендә Алинә Прокофьева исеме яңгырады, шулчак мин теге сәхнә артында елап басып торган чибәр кызның Алинә булуын аңладым. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды бу сөйкемле елак кыз. Конкурс узгач, сәхнә артында бер-беребезне тәбрикләп аралашып алдык, мин Алинәнең номерын сорап алдым. 

- Алинәгә шалтыраттыңмы соң?

- Ул вакытта йөргән кызым бар иде. Рус кызы иде ул. Ләкин мөнәсәбәтләр бер елдан соң өзелде. Шуннан телефонда “запас”та торган, күңелемә якын дип тойган кешегә - Алинәгә шалтыратырга булдым. Ул теге чакта ук шалтыратуымны көткән икән. Озак кына телефоннан сөйләшеп, бер-беребезне яхшырак өйрәндек. Казанга килгәч очраша идек. Ул Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыды. Кабан күле буенда учаклар ягып ял иткән чаклар әле дә истә. Шулай итеп, очраша башладык. 2010 елда мин Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев