Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азнакайда яшәүче ир-ат бертуганының алты яшьлек кызын көчләүдә гаепләнә 18+

Хәзерге вакытта 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган һәм суд психологик-психиатрия экспертизалары билгеләнгән.

Азнакайда яшәүче ир-ат бертуганының 6 яшьлек кызын сексуаль көчләүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Ачыкланганча, кызның әтисе хатыны белән аерылышканнан соң, бала әтисе белән яши башлаган. Эшкә киткәндә, әтисе кызын туганы белән калдырган. Ул исә, форсаттан файдаланып, бертуганының кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.

Хәзерге вакытта 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган һәм суд психологик-психиатрия экспертизалары билгеләнгән.

 

 

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев