Азык-төлеккә бәяләр артуга татарстанлылар прокуратураның кайнар линиясенә хәбәр итә ала
Яңалыклар тасмасы

Азык-төлеккә бәяләр артуга татарстанлылар прокуратураның кайнар линиясенә хәбәр итә ала

Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.

Татарстанлылар азык-төлеккә бәяләр артуга прокуратураның кайнар линиясенә зарланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тауарларга бәяләр мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә эшли башлаячак һәм 18 декабрьгә кадәр эшләячәк. Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81 (дежурный прокурор) телефоннары буенча 18.00 дән 9.00 гә кадәр кабул ителәчәк.

Күзәтчелек ведомствосында аңлатуларынча, барлык алынган мәгълүмат чараларны планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.


Нет комментариев