Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Бәби көткән көннәрдә әниемне югалттым»

Әни булган көнем.

– 22 апрельдә мине хастаханәгә салырга тиешләр иде. План буенча бала таптырырга. Тик язмышның үз планнары икән – көтмәгәндә әниебез китеп барды. Табибка шалтыраткач, хәлемә кереп атна башына күчерде. Ул көннәрдә без апаларым белән барыбыз да ничектер югалып калдык, кая барып бәрелергә, нишләргә белмәдек. Өчесен үткәрдек, бергәләшеп мәчеткә барып, хәер бирдек. Бергә чагында да, үз өйләребезгә таралгач та елаштык, билгеле, тик шулай да ничектер, булдыра алганча тыелып.

Менә көне җитеп, әйберләремне җыеп перинаталь үзәккә килдем. Палатага салдылар. Йөрим инде шунда, адашкан кеше кебек, шулай да үземә игътибарлы булырга тырышам – табиб тулгак башланганчы ук нәрсәдер сизенсәм, әйтергә кушты. Тикшеренүләр үткәч, күрше койкада яткан кызның телефоннан сөйләшүен ишеттем. Әнисенә шалтырата иде ул, тастымалмы, крем алып килергәме сорады – анысы хәтердә түгел. Тик ул «әни» дип татарча эндәшкәч, мине бер уй яндырып үткәне исемдә – ә мин бит бүтән беркайчан да шулай җиңел генә телефон төймәсенә басып, әнием белән сөйләшә алмаячакмын, «әни» диеп бүтән беркайчан да эндәшә алмаячакмын! Ай ул «беркайчан да» дигән сүзнең авырлыгы... Дөнья читенә китеп югаласым, бар кешеләрдән качып үксеп-үксеп елыйсым килде.

Тик сулыш алган саен йөрәк астымдагы сабыем үзен сиздерде. Мин бит аны шундый көттем. Әле дөньяга туарга да өлгермәгән бу кечкенә кешегә мин кирәк, минем аны кайгыртуым кирәк. Ике көннән улымны таптым – җылы төргәкне күкрәгемә салдылар, аның рәхәтлеге... Инде икенче тапкыр әни булсам да, ул мизгелне берни белән дә чагыштырып булмый, сөенечемнән тагын күз яшьләре акты.

Палатага чыгардылар. Тәрәзә янына килсәм, әтисе белән ияреп килгән олы улым каенга үрмәләргә маташа, янәсе биектән безне якынрак күрә – көлдем рәхәтләнеп. И, балакайларым, үзеңне җирдә кирәкле кеше итеп тояр, борчу-шатлыкларны бүлешер, саклар-яклар өчен әни кирәк шул. Моңарчы мин дә әни догалары ышыгында йөргәнмен икән. Ә хәзер инде үземнең иң еш әйткән сүзем – «Газиз балаларымны хәвеф-хәтәрләрдән сакласаң иде, аларны рәхим-шәфкатең белән төрсәң иде, йә Раббым».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр бәйрәме Әни булган көнем