Бәби тапканда үлгән укытучының абыйсы: «Гафу үтенсеннәр!»
Алёна Мөхәммәтова вафатына ике ел булды.
Алёна Мөхәммәтова белән бәйле фаҗигане тикшерү эше һаман дәвам итә. Сәбәбе суд-медицина экспертизасы әзер булмауда. Нәтиҗәләр 2024 ел азагына тәмам булырга тиеш булган. Хәзер исә экспертлар яңа срок билгеләгән – нәтиҗәләрне 2025 елның 4 нче кварталында гына көтәргә кушканнар. Шулай да Юрий Филипов бирешми, эшне ахырына кадәр җиткерергә уйлый.
«Гаделлек эзлим дип кычкырып йөрисем килми. Алёнаны кире кайтарып булмый. Бары дөреслек кирәк безгә. Гаепле кеше килеп: «Әйе, мин дөрес эшләмәдем, гафу итегез, башкача эшемдә андый алымнар кулланмаячакмын», - дип әйтүе кирәк. Бәлки бераз булса да күңелгә җиңелрәк булыр иде. Табибларның шундый салкын карашы аркасында нәселдәге кызлар бала табарга курка”, - дип сөйләде ул безгә.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы укытучысы Алёна Мөхәммәтҗанова 2 ел элек бала тапканнан соң үлде. Сабые Ранель туганда кислород җитмәү сәбәпле, гарип туды. Хәзер аны әби-бабасы карый. Күптән түгел Казанда неврологта булганнар. Табиблар аңа паллиатив статус (дәваланмый торган) билгеләгәннәр. Мәрхүмәнең абыйсы Юрий Филипов белдерүенчә, сабый башын да тота алмый, утырмый да. Шулай да Ранельнең туганнары могҗизага өметләнә, аны төрле дәвалау курсларына йөртәләр. Алёна Мөхәммәтованың ике кызы әтисе белән тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев