Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакча хезмәткәрләре: «Ата-аналар балаларын газетада күреп сөенә»

115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасы тәрбиячеләренең «Шәһри Чаллы»га язылу кампаниясеннән бер калганнары юк.

– Бакчабызга «Шәһри Чаллы» газетасы 15 данәдә килә. Аны яратып укыйм. Аеруча мәгариф тармагы, шәһәрнең бакча-мәктәпләрендә булган яңалыклар игътибарны җәлеп итә. Үзебезнең бакча турындагы язмаларны бик яратабыз.

Газетаның электрон варианты булу да бик уңайлы. Сезне шулай ук социаль челтәрләрдә дә күзәтеп барабыз. Анда да тормыш кайнап, гөрләп тора. Үзем исә типография исе аңкып торган газетаны тотып укырга яратам, шуңа да «Шәһри Чаллы»га язылмыйча калганым юк, – ди бакча мөдире Рима Кузнецова.

Мин килгәндә бакча тәрбиячеләре чыгарылыш кичәләренә әзерләнәләр иде. Алар белән музыка залында – репетиция вакытында аралашып алдык. 

– «Шәһри Чаллы»ны бик теләп укыйбыз. Бигрәк тә шәһәр тормышы, иминлек, җәмгыять, көн үзәгендәге мәгълүмат, туган җир тарихы кызыксындыра, – дип үз фикерләре белән уртаклашты тәрбияче Эльмира Фәсхетдинова. – Газета бар ягы белән дә ошый. Укырга бик кызыклы, файдалы киңәшләрне дә һәрвакыт табарга мөмкин. Газетаның һәр саны саен кроссворд, сканворд чыкса, тагын да яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Нишләптер, газетаны алгач, гел аның беренче һәм соңгы битен карыйсы килә. Беренче биттә артистлар чыкса – шунда ук күз төшә. Ә соңгы биттәге төсле сканвордны тәрбиячеләр белән бергәләп чишәбез.

– Газетаны элек-электән яратып укыйбыз. Үзебезнең шәһәрдә яшәүче укытучылар, аларның нәселләре, хезмәтләре, яшәешләре, шулай ук эшмәкәрлек хакында уку күңелемә рәхәтлек бирә. Яшүсмерләрнең, мәктәп яшендәге балаларның, хәтта садикка йөрүче сабыйларның казанышларын укып горурланам. Гаилә тормышы турында күбрәк язсагыз иде. Гомумән, барлык сәхифәләрне яратып укыйбыз, – ди бакчаның югары категорияле тәрбиячесе Алинә Сафина.

– Журналистлар газета битләрендә мөһим проблемаларны күтәреп чыгалар, гади кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирәләр. Биредә барлык кирәкле мәгълүмат та бар. Шәһәрдә булган төрле вакыйгаларны сайт һәм газета аша беләбез. Газета хезмәткәрләре үз эшләренең осталары. Аннары шуны әйтәсем килә: аттестация үткәндә дә газета битендә чыккан язмаларыбыз безгә булышлык итә. Аны да игътибарсыз калдырып булмый. Әле шунысы бар: газета битләрендә үзләренең балаларын күреп ата-аналар да сөенәләр, аны алып китеп, үзләрендә кадерләп саклыйлар, – дип сүзгә кушылалар тәрбиячеләр Алия Солтанова белән Резидә Галиуллина. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән «Шәһри Чаллы»га язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев