Бакчачылар балык ашаячак - 1 тонна җибәрделәр
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылар балык ашаячак - 1 тонна җибәрделәр

«Амур да, толстолобик белән карп та бар», - ди Виталий Быков.

«Гидростроитель 2» бакчачылык ширкәте күлләренә үрчетү өчен 1 тонна балык җибәрделәр.

«Амур, толстолобик, карп кебек төрләрне арттырырга уйлыйбыз. Күлләребездә балыкны ел да үрчетәбез. Алар сулыкларны суүсемнәрдән, камышлардан чистарта», – ди ширкәт рәисе Виталий Быков. 

«Гидростроитель 2» бакчачылык ширкәтендә 6 күл бар. Кыш көннәрендә аларны кислород белән тәэмин итү өчен насослар урнаштыралар.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев