Бала башында пиявка тапканнар
Яңалыклар тасмасы

Бала башында пиявка тапканнар

Табиблар Кытайда биш яшьлек бала башында аның организмына бер ел элек эләккән пиявка тапкан.

Бала сулыш кысылу  һәм даими тамагы авыртуга зарланган, дип билгеләп үтелә. Ата-аналар улын мөстәкыйль рәвештә дәваларга тырышса да, аның хәле яхшырмаган.

Медосмотр вакытында баланың башында цлкән кешенең уч төбе белән бер зурлыкта тере пиявка табалар. Табиблар сүзенә караганда , ул малай организмына сыйфатсыз су аша эләккән.

Табиблар паразитны алу буенча операция үткәргәннәр, шулай ук ата-аналардан балаларның бары тик чиста суны гына куллануларын күзәтүләрен сораганнар.

 

Чыганак:Риа новости
Фото:Ачык чыганаклардан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев