Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тудыру йортыннан өч көнлек сабыйны урлаганнар

Бу вакыйга Йошкар-Олада була. Бала тудыру йортыннан өч көнлек сабыйны урлаганнар.

Кыз Йошкар-Оладагы перинаталь үзәк палатасыннан юкка чыга. Эзләүгә җирле полициянең бөтен көчләре һәм дистәләгән “Лиза Алерт” волонтеры кушыла. Шәһәр буенча сабыйның фотосын ябыштырып чыгалар. Ә тикшерүчеләр бу көнне перинаталь үзәктә булган, шул исәптән баласын югалткан барлык хатын-кызларны тикшереп, сораштыру үткәрә.

Эзләүләр бер тәүлек дәвам итә. Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре 33 яшьлек хатын-кыз эзенә төшә. Яңа туган баланы исән-сау килеш аның фатирында табалар.

Әлеге вакыйгадан соң Йошкар-Ола перинаталь үзәгенең баш табибын вазифасыннан азат ителгән.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев