Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар белән бергә әниләр дә катнашты

Әниләр көне уңаеннан, шәһәрнең балалар бакчаларында матур чаралар оештырыла.

Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. 

Әниләр бәйрәме уңаеннан, Чаллының 85нче «Карусель» балалар бакчасында бик матур чара оештырылды. Әйтергә кирәк, бакчада һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышалар. Зәвык белән бизәлгән зал, сабыйларның матур күлмәк-костюмнары, җырлы-биюле тамаша әниләрнең күңеленә бик хуш килде.
Бакчаның 6нчы төркем сабыйлары тәрбиячеләре Алинә Тимирова белән бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Монысы бигрәк тә башка бәйрәмнәрдән үзгә булды. Тамашада бу юлы әниләр үзләре дә катнашты. Бергәләп спорт күнегүләре ясадылар, җырлар-биюләр башкардылар, әниле-кызлы мода да күрсәттеләр.

   

Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган елга суыдай ташыды – һәр әнинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Ә балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды. 

Бәйрәм ахырында тәрбияче Алинә Тимирова барлык әниләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлады. Балалары турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын, диде. 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев