Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балаларга пособие иртәрәк түләнәчәк

Бу хакта Россия Cоциаль фонды хәбәр итте.

Май башында түләнә торган балалар пособиеләре апрель ахырына кадәр күчерәчәк. 
«Якынлашып килүче май бәйрәмнәре уңаеннан Социаль фонд гадәти график буенча 3 майга кадәр килергә тиешле барлык балалар пособиеләрен 29-30 апрельдә күчерәчәк», – дип хәбәр итте  Социаль фонд.
Фондта ачыклык кертүләренчә, вакытыннан алда түләү акчаны  банк счетлары аша алучы гаиләләргә кагыла.
Почта бүлекчәләре аша пособиеләр алучыларга түләүләр май аенда килә. Пособиене «Россия Почтасы» графигына бәйле рәвештә 3 майдан 25 майга кадәр алып булачак.
Ә өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләр график буенча – 5 майда башкарылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль фонд балаларга пособие