Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны үзләрен генә су буена җибәрмәгез!

МЧС хезмәте кисәтү белән чыкты.

1 июнь коену сезоны ачыла. Ял көне. Җитмәсә, һава температурасы да +26..+28 градуска кадәр җитә. Күпләр яр буена ашыгачак. МЧС инспекторлары кисәтү белән чыкты: ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булуларын сорый. Үзләрен генә су буена җибәрмәскә куша. 

«Җәйге сезонда ГИМС хезмәткәрләре эшне көчәйтәчәк. Прокуратура, хокук сакчылары, администрация белгечләре белән берлектә яр буйларына тикшерүләр белән чыгачакбыз. Профилактик чаралар үткәрәчәкбез. Аеруча игътибар үзәгендә коенырга ярамаган пляжлар булачак», – дип сөйләде МЧС инспекторы Зиннур Мостафин. 

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда бары тик 5 пляжда гына су керү рөхсәт ителә. Алар: шәһәр пляжы, SunDale, Ф.Табеев исемендәге яр буендагы һәм ГЭС бистәсендәге вейк-парклар, «Навигатор» яхт-клубы янындагы «Рәхәт Beach» пляжы һәм Тукай районында «Лесная сказка» ял итү базасы. Тулырак монда яздык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев