Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалы гаиләләргә – дару өчен акча

Чаллыда өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр даруларга акча ала башлыйлар.

Бу ярдәм чарасы Россиядә беренче тапкыр 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелгән. Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина белдерүенчә, түләү җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Моның өчен “Ак БАРС” банкында махсус блокланган максатчан шәхси счетлар ачарга һәм керемнәр турында мәгълүматны матди ярдәм бүлегенә җиткерергә кирәк. 
“Биш мең сум күләмендә акча блокланган шәхси счетларга күчерелә. Бу - шәһәребезнең даруханә челтәрендәге дарулар алу өчен генә тотарга мөмкинлек бирәчәк шәхси счет. Бүгенге көндә әлеге ярдәмне сорап 200гә якын кеше мөрәҗәгать иткән инде, әлегә аларның 30ы гына махсус счет ачкан. Ата-аналар Социаль яклау органнарына айлык пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәннәр һәм бу пособие аларга 2020 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән икән, димәк алар әлеге түләүгә автомат рәвештә хокуклы. Түлә26 февральдән дә соңга калмыйча, гыйнварда мөрәҗәгать иткән барлык кешеләргә биреләчәк”, - ди Ирина Скрябина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев