Балаңа мотоцикл алып бирсәң – штраф түләргә әзер бул
Чаллы инспекторлары мотоциклчыларны тикшерә.
9 июньгә кадәр Чаллыда “Мотоцикл” профилактик операциясе узачак. Аның кысаларында инспекторлар юл кагыйдәләрен бозучыларны тикшерәчәк. Шулай ук әлеге транспорт белән кем идарә итүенә игътибар итәчәк. Кагыйдә буенча, 16 яшькә кадәр мотоциклга (мопед, скутер, автомобиль) утыру тыела. Яшүсмерләр өчен ата-аналары җавап тотачак. Таныклыксыз йөрүчеләргә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган.
Исегезгә төшерәбез, 29 май көнне Казан проспектында 28 яшьлек мотоциклчыны туктаттылар. Аның транспорт йөртү таныклыгы булмавы ачыкланды. Аңа административ протокол төзеделәр һәм мотоциклын штрафстоянкага озаттылар.
Моннан тыш, Чаллыда мотоцикллар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде (моннан укы). Татарстан буенча күрсәткечләр тагы да күбрәк - 44 авария. 2 кеше гомере өзелде, 47 мотоциклчы төрле тән җәрәхәтләре алды.
ЮХИДИ пропаганда бүлеге фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев