Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы коткарган егет үзе батып үлгән

7 июньдә Агыйдел елгасында фаҗига була. 19 яшьлек егет дуслары белән “Солнечный” пляжында ял итә. Бу вакытта алардан ерак түгел балалар су керә.

Кинәт малайларның берсе суга бата башлый. Яшьләр аны коткарырга ашыга.

  “Бәхеткә, баланы вакытында ярга чыгара алалар. Ни кызганыч, егетләрнең берсе, малайны коткарганда хәле бетеп, елгадан үзаллы чыга алмый, суга бата”, – диләр башкаланың Гражданнарны яклау идарәсеннән.

 

  Эзләү-коткару отряды водолазлары егетнең гәүдәсен судан чыгарганда ул инде үлгән була. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Автор : Язгөл Сафина

Чыганак: www.ufa.kp.ru

Фото: vk.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев