Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Балык пирамидасы» оештырып миллионнар үзләштергән Решетовлар буенча суд булды

Ул үз гаебен танымады.

Дистәләгән кешене "балык пирамидасы"на җәлеп итеп, зур күләмдә акча үзләштергән ирле-хатынлы Решетовларга карата беренче суд утырышы булды. Иң беренче залга Сергей Решетовны алып килделәр. Ул үз гаебен танымый. "Алдаган булсам, башка җиргә киткән булыр идем", - ди. Аны сак астына алулары белән дә килешмәде. "Инсульт кичердем. Катлаулы операция ясатырга кирәк", - дип белдерде. 

Әти-әниләрен сак астына алсалар, 10 яшьлек улларын кем карар дигән сорау яңгырады. Зур уллары һәм туганнары булуы ачыкланды.

Ахыр чиктә Сергей Решетовны 1 ай 11 көнгә СИЗОга ябарга дигән нәтиҗә чыгардылар.

Исегезгә төшерәбез, Решетовлар гаиләсе пирамидага кеше җәлеп итеп, миллиард сумнан артык акча үзләштергән. Кешеләр аларга ышанып, фатирларын сатканнар, зур кредитлар алганнар. Моннан укы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев