Банклар мошенниклар урлаган акчаларны кайтарачак
Закон 25 июльдән гамәлгә керә.
25 июльдән банклар клиентларына мошенниклар счетына акча күчерүне тыймый кала икән, алар бу сумманы кире кайтарырга тиеш булачак. Шул ук вакытта мошенникларныкы дип ачыкланган барлык счетлар да Россия Банкының махсус базасына кертеләчәк. Сәер исәпкә акча күчерергә җыенучыларга, банклар исәп номерының мошенникныкы икәнен хәбәр итәргә һәм операцияне туктатып торырга тиеш булачак.
“Акча күчерүчене уйлар һәм операциядән баш тартыр өчен ике көн биреләчәк. Әгәр инде клиент бу вакыт үткәч тә фикереннән кире кайтмый икән – акчалар күчәчәк. Бу очракта инде банк нәтиҗәләр өчен җавап бирмәячәк һәм бер тиен дә компенсацияләмиячәк. Каза күрүчегә полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала”, – диләр Милли банкның матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев