Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банкротка чыгасың килсә МФЦга бар!

Күпфункцияле үзәкләрдә нинди хезмәтләр күрсәтелә?

Чаллыда Күпфункцияле үзәкнең (МФЦ) өч филиалы (Үзәк, Яр Чаллы, Тукай) уңышлы эшли. Үзәк җитәкчесе Евгения Варго әйтүенчә, биредә 92 хезмәткәр халыкка 285 төрле хезмәт күрсәтә. 

Дүшәмбе киңәшмәсендә күпфункцияле үзәкнең 6 айлык эшенә нәтиҗә ясалды. 

 МФЦга түбәндәге оешмалардан документлар кирәксә  мөрәҗәгать итәргә була:

- Росреестр; Эчке эшләр министрлыгы (шул исәптән миграция мәсьәләләре буенча); ГАИ; Салым хезмәте; биологик ресурслар буенча комитет; Роспотребнадзор; Россия социаль фонды; Суд приставлары хезмәте; ЗАГС; муниципаль хезмәтләр.

Чаллы халкы күчемсез милек реестрыннан белешмә, яшәү урыны буенча теркәлү таныклыгы алу өчен үзәккә еш мөрәҗәгать итә. 

Алты ай эчендә МФЦның Яр Чаллы филиалында 3024 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Узган елның шул чорында 1214 кеше мөрәҗәгать иткән. 

МФЦда гражданнардан биометриядән баш тарту турында гариза кабул итү, "Карта болельщика" документы  бирү кебек яңа хезмәтләр барлыкка килгән.

Хәзер МФЦда гади система буенча банкротка чыгып та була. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев МФЦ эшчәнлеген югары бәяләде. "Сезгә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Шуңа да карамастан хезмәткәрләрегез эшен кануннар кысаларында тиешенчә башкара. Сезнең хезмәтне җитәкчеләрегез югары бәяли. Шулай дәвам итегез", - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МФЦ Чаллы мэры