Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының баш санитар табибы эштән китте

Ул гафу сорады.

19 ел буе Чаллының баш санитар табибы булып эшләгән Илгизәр Бариев эштән китте. Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә мәгълүм булды. Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге баш табибы вазифаларын аның урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина башкарачак. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Илгизәр Бариевка хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп Мактау грамотасы тапшырды.

«Тикшерүче орган һәрвакыт игелекле була алмый», – дип Илгизәр Бариев шәһәр һәм «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчеләренә, коллективына рәхмәт белдерде. Кайвакытта таләпчән һәм катгый булганы өчен гафу үтенде. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Санитар табиб