Баш табиб яңа елны өй арестында каршылый
Яңалыклар тасмасы

Баш табиб яңа елны өй арестында каршылый

Ул мошенниклыкта шикләнелә.

Чаллы шәһәр судында наркология диспансерының баш табибы Рамил Сатдоровка карата сак чарасын озайттылар. Ул 2026 елның 4 январына кадәр өй арестында булачак. 

43 яшьлек Рамил  Сатдаров вазифасын явызларча файдалануда (РФ Җинаятьләр кодексының 292нче) һәм мошенниклык (РФ ҖК 159нчы маддәсе) маддәсе буенча гаепләнә. 

Тикшерүчеләрнең якынча мәгълүматлары буенча, ул хезмәткәрләрне ялган рәвештә (фиктивно) эшкә урнаштырып, хезмәт хакын үзенә алган. Шулай итеп дәүләткә 4 млн сум зыян салынган. 

Сак чарасын билгеләгәндә аның хатынының җитди авыруы һәм ике балигъ булмаган баласы булуы исәпкә алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклык Чаллы суды

Нет комментариев