Башкортстан егетен Минзәләдәге мәчеттән сәдака урлаганы өчен хөкем иткәннәр
Берничә тапкыр хөкем ителгән Башкортстанда яшәүче 58 яшьлек ир - атны Минзәлә шәһәре мәчетендә иганәгә җыелган акчаны урлаганы өчен хөкем итәләр.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсендәге 2 нче өлеше ("сакланучы урынга законсыз үтеп керү белән урлау") буенча гаепле дип тапты. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
21 февральдә әлеге явыз нияте булган ир-ат мәчеткә законсыз рәвештә үтеп керә, һәм мәхәлләдә сакланучы, иганә акчалары җыелган акча тартмасын урлап чыгып китә. Аның эчендә барлыгы 2500 сум акча була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев