Башкортостанда Чаллы хирургы гомере өчен көрәшәләр
1291
0
Ул юл һәлакәтенә очрап, тән җәрәхәтләре алган.
Чаллының танылган пластик хирургы Максим Шишкин авыр хәлдә реанимациядә. Аны гомере өчен Уфа хастаханәсе табиблары көрәшә.
27 январьда ул Башкортостан республикасында җитди юл һәлакәтенә очраган. Аның хәле турында менеджеры хәбәр итеп тора.
«Хәле авыр, әмма комадан чыкты. Аңа су эчертә алдылар», – ди.
Максим Александрович озак еллар шәһәрнең 5нче хастаханәсендә, «Эсперто» клиникасында эшләгән. Соңгы эш урыны – «Медгард» клиникасы. 21 еллык хезмәт стажы бар. Ул – абдоминопластика, маммопластика, лифтинг липосакция кебек операцияләрдә махсуслашкан табиб. Телеграм-каналыннан күренгәнчә, пациентлары күп. Хәтта башка регионнардан килгәннәр. Юл һәлакәтеннән соң аның менеджеры планлаштырылган операцияләрне кичектерү турында язып чыкты. Язылу июльгә кадәр туктатылды.
Фото шәхси телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев