БДИда Интернеттан файдалануны рөхсәт итмәкчеләр
Яңалыклар тасмасы

БДИда Интернеттан файдалануны рөхсәт итмәкчеләр

Педагогик үлчәүләр федераль институты гуманитар фәннәрдән БДИ тапшырган вакытта мәгълүматны эзләү өчен Интернет кулланырга рөхсәт итмәкче.

Педагогик үлчәүләр федераль институты гуманитар фәннәрдән БДИ тапшырган вакытта мәгълүматны эзләү өчен Интернет кулланырга рөхсәт итмәкче. Бу хакта "Известия" гәзите яза.

Әлеге яңалык БДИны электрон формага күчерү нәтиҗәсендә кертелергә мөмкин. Аны булдыру һәм апробацияләү өчен биш еллап вакыт үтәчәк.

Педагогик үлчәүләр федераль институты директоры Оксана Решетникова белдерүенчә, гуманитар фәннәр өчен электрон форма кертү имтихан вакытында мәгълүматны Интернеттан эзләү, төрле белешмәләрдән файдалану мөмкинлеге дә бирәчәк.

Экспертлар фикеренчә, әлеге форма имтихан материалларын "ятлаудан" котылырга ярдәм итәчәк һәм иҗат элементы кертәчәк.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/bdida-internettan-faydalanuny-r-khs-t-itm-kchel-r/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев