Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бер тәлинкә аштан башладык». Чаллыда мохтаҗларга ярдәм итү үзәге ачылды (+фотолар)

«Үскән вакытта бик шук, үткен малай иде ул. Без әнисе һәм әбисе белән начар төркемнәргә эләгә күрмәсен дип, гел борчылып тордык, – ди хәйрияче Рөстәм Гатин турында әтисе Равил Яһүд улы.

– Бу проектка алынгач, бик сөендек, чөнки улыбыз игелекле, саваплы эшкә тотынды. Аңа кулыбыздан килгәнче ярдәм күрсәтәбез, безгә башка шәһәрдәшләребез дә кушылды».
– Бер тәлинкә аштан башланган эш шундый күләмле проект булып оешты, – ди Рөстәм Гатин үзе.
Сүз «Кеше приюты» проекты турында бара. Шушы көннәрдә аны тантаналы төстә ачу чарасы үтте. Элек мохтаҗ кешеләрне урамда ашаткан булсалар, хәзер инде бу изге эшне махсус вагонда башкарачаклар.  
Биредә берничә бүлмә бар. Алар барысы да җылытыла. Анда керү белән кышкы өс киемнәре дә эленеп тора.   
– Без киемнәрне сезон буенча гына кабул итәбез, – ди Рөстәм Гатин. – Аларны тиз арада алып китәләр. 
Икенче бүлмәдә ашарга пешерәләр. Аның кечкенә тәрәзәсе бар, шуннан мохтаҗларга кайнар аш таратыла. Алга таба чәчтараш һәм тагын бер бүлмә. Биредә юрист, психолог һәм эш тәкъдим итүчеләр кабул итә. 
Парикмахер Анна Артемьева көненә 3-4 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. 
– Төрле авырулар таралмасын өчен, мохтаҗлар миңа табибтан соң гына керәчәк. Алга таба кайбер әбиләрне үземнең студиягә чакырып, тулысынча образларын үзгәртергә, чәчләрен буятырга ниятлим. Алар үзләрен матур итеп күргәч, бәлки, тормышлары да, язмышлары да үзгәрер, – ди Анна. 
Шәхси ашыгыч медицина ярдәме хезмәте җитәкчесе Николай Зотов белдерүенчә, ял көннәрендә аларга якынча 10-15 кеше мөрәҗәгать итә икән. 
– Гадәттә, без кан басымын үлчибез, ЭКГ үткәрәбез, яраларны эшкәртәбез. Кирәкле дарулар белән тәэмин итәбез, аерым очракларда дәваланырга хастахәнәгә дә җибәрәбез, – ди табиб.
Рөстәм Гатин әйтүенчә, ял көннәрендә әлеге приютка барлыгы 70ләп кеше мөрәҗәгать итә. Аларның 10-15енең генә торыр җире юк. Калганнары – пенсионерлар.  
Приютны ачуда катнашкан дин әһеле дә шуны исбатлады:
– Бирегә килүчеләрнең 3% гына – йортсыз, 0,5-1% –  даими исерткеч эчемлекләр кулланучылар, ә 97% – әби-бабайлар. Җәй көне махсус күзәтеп утырдым: эшләпә кигән бер матур гына ханым килде. Мин аңардан: «Әбекәй, ни өчен монда килдең?» дип сорадым. Ә ул миңа: «Сезгә көндезге аш ашарга киләм. Көненә бер тапкыр булса да итле ризык ашыйсым килә, миңа шул җитә», дип әйтте. Димәк, безнең арабызда бер кг ит тә сатып ала алмаган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ һәм без булышырга тиеш, – диде имам. 
Башкаладан шундый ук хәйрия проектын оештыручы Азат Гайнетдинов та килде. Анда әлеге приют инде өч ел эшләп килә. Безнекеннән аермалы буларак, Казанда мохтаҗларны һәр көн ашаталар. 
– Бүгенге көндә без шәһәр буенча алты урында бер мең кешене тукландырабыз. Мунчабыз да, 60 кешегә төн куну мөмкинлеге булган урыныбыз да бар. Шулай ук махсус кадрлар агентлыгы да эшли. Мохтаҗ кеше сәламәт булса, аларга документларын рәсмиләштереп, эшкә урнаштырабыз, – ди Азат. Аның сүзләренә караганда, бер ноктаны тоту өчен аена 200 мең сум акча китә.
Әйтергә кирәк, хәмер кулланучыларны приютта ашатмыйлар. Аракыга акча тапкан кеше, ипигә дә таба, дигән фикердә оештыручылар. 
Азат Гайнетдинов приютны ялларда гына түгел, ә һәр көнне эшләтү яклы. «Аерым көннәрне генә ашамыйбыз бит, ризык көн дә кирәк», – диде ул.
Рөстәм Гатинның исә планнары зурдан. Инде бу ял көннәрендә приют, гадәттәгечә, бер генә сәгать түгел, ә ике сәгать эшләде.  
– Без дә мунча булдыру нияте белән йөрибез. Һәм приютны атнага өч тапкыр ачарга планлаштырабыз. Моның өчен безнең барлык мөмкинлекләребез дә бар. Шәһәрдәшләр дә безгә кушылып, үз ярдәмен тәкъдим итә ала. Әле шушы көннәрдә генә миңа Әзербәйҗан кухнясы җитәкчесе чыкты. Ул термосларда кайнар пылау алып киләчәк, – диде Рөстәм Гатин. 
Озакламый оештыручылар шәһәребезнең ГЭС бистәсендә дә шундый пункт ачарга планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм