Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер яшьлек улын буып үтереп, ишегалдында күмеп куйган хатынны хөкем итәләр 18+

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәүче хатынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал

Башкортстан Югары суды Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Юлиягә карата эшне тикшерә башлады. Ул үзенең бер яшьлек улын буып үтереп, ишегалдында җиргә күмеп куйган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

«Вести» тапшыруы хәбәрчесе җинаятьтә шикләнелүче хатын белән аралашкан. Юлия күзләреннән яшен сөртә, ул нервылана. Аңа хәзер гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип сөйли канал хәбәрчесе.

Юлия тикшерүчеләр белән дә аралашырга теләми. Ул башта улын югалды дип сөйли. Имеш, төн уртасында бала юкка чыкан. Бер яшьлек малай һәм биш яшьлек кызның анасы ике тәүлек буена дәшми йөри, ул гаебен танырга да җыенмый. Бу вакытта исә баланы йөзләп кеше эзли, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, күршеләре эзләшә.

Коткаручылар бала суга баткан дип шикләнә. Авылдагы буадан суны җибәреп, елга төбен дә эзләп чыгалар.

Тикшерү комитеты криминалистлары психолог ролен башкарып, җинаятьче анадан дөрес күрсәтмәләр алуга ирешә.

Тикшерү төшергән кадрларда Юлия үзе үтергән баласы белән хушлашуын, яшереп кенә ишегалдында күмеп куюын сөйли. Әлеге сүзләрне ишеткәч, тикшерүчеләр бу хатын акылындамы икән дип шикләнәләр. Тик экспертиза аның үз акылында булуын раслый. Ул барысын да белеп эшләгән.

Баласын үтергән ананы адвокаттан кала беркем дә якларга теләми. Суд процессына баланың биологик атасы гына килгән. Ул бу җинаять эшендә зыян күрүче буларак чыгыш ясый. Аның балаларының әтиләре дә төрле. Юлиянең икенче бер сөйгәне кызын үзенә алып китеп торган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев