Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты үзгәрә
Быел имтиханнар кайчан башлана?
Быел БДИның төп этабы 1 июньннән башлана.
– Без бу үзгәрешне уңай бәялибез. Имтихан вакытын июнь башына күчерү аны тынычрак уздыру мөмкинлеге бирәчәк. Май аенда чыгарылыш сыйныф укучыларының уку программасын ашыкмыйча төгәлләү, кабатлау өчен өстәмә вакыты барлыкка киләчәк. Чыгарылыш кичәләрен гадәттәгечә барлык имтиханнар тәмамланганнан соң үткәрәчәкбез. ВУЗга кабул итү тәртибе шулай ук БДИның яңа расписаниесен исәпкә алып үзгәртеләчәк. Шуңа күрә абитуриентлар өчен бернинди кыенлыклар да тумас, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев