Беренче сыйныфка укучылар кайчан кабул ителә?
Бу хакта Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр итте.
Чаллыда беренче сыйныфка укучылар кабул итү компаниясе 1 апрельдә башлана. Быел шәһәр мәктәпләрендә 280 беренче сыйныф туплана.
Ата-аналар гаризаны РФ яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрә алалар. Гаризаны һәм кирәкле документларны мәктәпкә илтеп бирергә дә була.
«1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең беренче этабы башлана. Яшәү урыны буенча беркетлгән мәктәпкә документларны 30 июньгә кадәр тапшырырга була. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Бу вакытта ата-ана, әгәр урын булса, баласын теләсә кайсы мәктәпкә урнаштыра ала. Шулай ук әти-әни беренче баласы укыган мәктәпкә икенче баласын бирергә хокуклы», – диде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев