Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Беренче тапкыр тавыш бирүче Әмир Солтанов: «Бу көнне зур дулкынлану белән көттем»

Шәһәрдәшебез гражданлык бурычын үтәр өчен Казаннан махсус кайткан.

Чаллыда сайлауларда яшьләр дә актив катнаша. Араларында үз гомерләрендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар. Шәһәрдәшебез Әмир Солтанов әнә шундыйлардан. Гражданлык бурычын үтәр өчен башкаладан махсус кайткан. Бүгенге көндә ул Казан милли тикшеренү технология университетында белем ала. Сәнәгать сервисы өлкәсендә эшмәкәрлек алымнарын үзләштерә. «Бу көнне зур дулкынлану белән көттем», – ди яшь шәһәрдәшебез. 

“Белгәнебезчә, сәнәгать җитештерүе республика икътисадының саллы өлешен тәшкил итә. Җитештерү динамикасы һәрвакыт үсештә. Эшмәкәрлек өчен дә уңай шартлар, төрле ярдәм программалары булдырылган. Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Ышанычларым аклансын өчен, бүген килеп тавыш бирергә булдым», – ди Әмир. 

Мәгълүм булганча, беренче тапкыр тавыш бирүче чаллылылар сайлау участокларында кечкенә генә бүләкләр дә ала. 

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Сайлауларда республика халкы Татарстан Рәисе өчен тавыш бирә. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев