Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче тапкыр тавыш бирүче Эвелина Зарипова: «Бу көнне зур дулкынлану белән көттем»

Сайлауларда тәүге тапкыр катнашучы чаллылыларга истәлек бүләкләре дә тапшырыла.

Чаллыда Сайлаулар да яшьләр дә актив катнаша. Араларында үз гомерләрендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар. Шәһәрдәшебез Эвелина Зарипов әнә шундыйлардан. Киләчәктә логист булырга хыялланган кыз бу көнне дулкынлану белән көттем, ди.

“Сайлау участокларында үзеңне ничек тотарга, кая барырга һәм кемгә нәрсә дәшәргә – болар барысы да миңа билгесез иде. Шуңа да әти-әнием белән килдем. Бик дулкынландым. Үземә ниндидер зур һәм мөһим җаваплылык йөкләнгән кебек тойдым. Тавыш биргәч тынычландым. Бар да җиңел икән. Киләчәк тормышыбызда да шулай авырлыкларсыз, җиңел булсын иде. Сайлаган депутатларыбыз безнең көнкүрешебезне яхшыртуда зур өлеш кертер, проблемаларыбызны чишәргә ярдәм итәр”, - ди Эвелина.

Мәгълүм булганча, беренче тапкыр тавыш бирүче чаллылылар сайлау участокларында кечкенә генә бүләкләр дә ала. Аларга махсус котлау открыткалары һәм ручкалар тапшырыла. 

Исегезгә төшерәбез, бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Сайлау участоклары кичке 8гә кадәр эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев