Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы 11 шагыйрьне җәзалап үтергәннәр...

Бүген 25 август герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне.

Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янына шагыйрьләр, укытучылар, китапханәчеләр, йөздән артык мәктәп укучылары җыелды. Кызыл чәчәкләр тотып, кешелек өчен гомерләрен кызганмаган 11 шагыйрьне искә алдылар. 

Искә алу чарасына Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева да килде. Барлык катнашучыларга ул рәхмәтен җиткерде, һәйкәлгә чәчәкләр куйды. 

Тарихка күз салыйк. 1944 елның 25 августында Муса Җәлилнең һәм аның 10 көрәштәшенең аянычлы рәвештә гомере өзелә. Әсирлеккә эләккән шагыйрьләр фашистларга буйсынудан баш тарта. Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә аларның гильотин аша башларын кисәләр.

 "Берьюлы 11 татар шагыйрен бүген җазалап үтергәннәр. Бу тарихта бердәнбер очрак. Татар милләте өчен моннан да зур югалту булды микән?!"- дип сүзен башлады Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин. Ул укучыларга һәм килгән кунакларга әлеге көннең әһәмияте, шагыйрьләрнең батырлыклары турында сөйләде. Танылган шагыйрьләр белән беррәттә яңа гына кәлам тибрәтүчеләр булганын күпләр белми дә диде ул.

Укучылар арасында татарча аңлаучылар аз булуны да исәпкә алып, Факил әфәнде сүзен рус телендә дәвам итте. Укучылар гомергә истә калырлык мәгълүмат алды. Өлкәннәр дә хәтерләрен яңартты. "Үлем диеп атап буламени, җиңеп үлгән мондый үлемне" дип Муса Җәлил сүзләрен искә алып үтте ахырдан Факил Сафин. 

Укучылар алдында Чаллы язучыларыннан Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина, Рушания Гыйләҗева, Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Айзирә Имамова, өлкән укытучы Зәбир Хәлимов та чыгыш ясадылар. 

Матур шигырьләрен мәктәп укучылары да әзерләгән. 54 гимназиядән Алмаз Шакуровның чыгышын аеруча яратты кунаклар. Ул Муса Җәлилнең «Бер үгет» шигырен сәнгатьле итеп, патриотик рухта укыды. 

Ахырда геройларны тагын бер кат бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрьләр