Беркетмәсез штраф
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автомобиль хуҗаларын административ хокук бозу турында беркетмә төземичә штрафка тарта башлаячаклар.
Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак. Россия Президенты Владимир Путин РФ законнарына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирде, дип хәбәр итә Кремль сайты. Аның буенча, үзгәрешләрне 2022 елның 1 июненә кадәр кертергә кирәк.
Шул ук йөкләмәләр белән төбәк башлыкларына, шулай ук юллардагы административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча аерым вәкаләтләр тапшырыла.
Фото: avtotema.mediasalt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев