Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Без - игезәкләр" конкурсының җиденче катнашучылары

Социаль челтәрләрдә Зәмирә Ларичева безгә игезәк кызлары турында язып җибәрде.

- Игезәк кызларым Регина белән Эльвира 1988 елның 13 июлендә дөньяга килделәр. Ә 14ендә - үземнең туган көнем. Бүләк дими - тагын ни дип әйтәсең инде? Бүләкләр бик кечкенә: берсенең авырлыгы 1килограмм 600 грамм, икенчесенеке - 1 килограмм 700 грамм булды. Җиде айлыклар. Әле өйдә ике яшь тә дүрт айлык абыйлары бар. Малосемейкада, 12 квадрат метрлы бүлмәдә яшибез. "Бу балаларны нихәл үстерербез икән",- дим. Аллаһның рәхмәте чынлап та зур бит ул. "Һәр бала үз ризыгы белән туа" дигәне дә дөрес. Шөкер, балаларыбыз барысы да аякка басты. Ирем рус милләтеннән булса да, өчесе дә татар мәктәбен тәмамладылар. Мәрхүм иремә рәхмәт, "Шәһәрдә яшәп, русчаны алар барыбер өйрәнәчәкләр, татарчаны белсеннәр",- дип әйтә иде.

Бүгенге көндә барысы да ике телне дә яхшы беләләр.  Игезәк кызлар инде кияүдә: берсе - Әхмәтҗанова, икенчесе - Баһаветдинова. Кияүләрем дә бик әйбәт, "Әни" диеп кенә торалар. Беренче класска укырга керү белән беррәттән шәһәр театр сәнгате мәктәбенә дә керделәр. Укып бетергәч, Регина шул сәнгать юлыннан китеп, башта Алабугада мәдәният училищесын, аннары Казан мәдәният институтын тәмамлады. Ә Эльвира беренче белгечлеге буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Соңрак, югары белем алып, юрист һөнәрен үзләштерде. Менә шундый кечкенә авырлыктагы зур бүләк ясады миңа язмыш. Кызларым - минем горурлыгым, - дип яза безгә Зәмирә ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев