Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең ишегалды гөрләп тора - ФОТО, ВИДЕО

Ишегалды бәйрәме – җитәкчеләргә сорау бирү, күршеләрең белән танышу һәм аралашу өчен менә дигән урын!

Җәй айларында шәһәребездә ишегалды бәйрәмнәре, икенче төрле аны күршеләр бәйрәме дип тә атыйлар, уздыру матур традициягә әверелде. 21 августта Чаллының 36/6-2 йорты ишегалды да җыр-моңнан, күңелле уеннардан гөрләп торды. 

Халык ишегалды бәйрәме булачагын алдан белеп, көтеп тора. Әлеге күркәм чарага шушы комплекста яшәүчеләр генә түгел, ә тирә-як йортлардан да шәһәрдәшләребез җыелды. Бәйрәмне оештыручы «Прибрежный 36» ТОС рәисе Людмила Калачева чараны оештыруда ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләргә, микрорайонның актив кешеләренә, үзешчән артистларга чиксез рәхмәтле булуын әйтте.

– Бу ишегалды бәйрәме генә түгел. Бүген без тантаналы рәвештә балалар мәйданчыгында урнаштырылган уен конструкциясен дә ачабыз. Аны без агымдагы елда «Иң яхшы ТОС» исеменә лаек булып откан 1 млн сум акчага булдырдык. Биредә хәзер сабыйлардан алып, яшүсмерләргә кадәр үзенә уйнарга урын таба ала, – дип сөйләде Людмила Демьяновна.

Бәйрәмдә Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов та катнашты. Ул йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Сезнең ишегалды искиткеч матур, балаларның шатлыклы авазларыннан, чыр-чуыннан шаулап тора. Чын күңелдән сөенеп, сокланып карап тордым. Шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәрен оештыру – күркәм традициягә әверелде. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәр, калабызда сезнеке кебек ишегаллары, чәчәккә күмелгән йорт яннары күбрәк булыр дигән теләктә калам, – дип сөйләде Эдуард Рафаилович. 

Әлеге чарада «Эшмәкәрлеккә хезмәт күрсәтү үзәге» оешмасы генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, Чаллының катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры, ТРның Дәүләт советы депутаты Андрей Фомичевның ярдәмчесе Римма Ризванова да катнашты. Алар комплекста яшәүчеләргә изге  теләкләрен юлладылар. Моннан тыш, мәртәбәле кунаклар 36нчы комплекста яшәүче күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алу өчен махсус сертификатлар да тапшырдылар. 

Әйтергә кирәк, ишегалды бәйрәмнәрендә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» бөтенроссия хәйрия акциясен уздыру да матур күренешкә әйләнеп бара. Аның кысаларында микрорайон балаларына – 2нче гимназия һәм 41нче мәктәп укучыларына да сертификатлар бүләк иттеләр.

Шунысы да мөһим  – бу чарага, биредә яшәүчеләрнең көндәлек тормышта килеп туган сорауларын исәпкә алып, төрле хезмәтләрнең вәкилләрен дә чакыралар. Нәтиҗәдә, шәһәрдәшләребез урында ук үзләрен борчыган мәсьәләләргә җавап таба ала. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен уңайлы.

– Биредә 2010 елдан бирле яшибез. Шул чаклардан ук актив кешеләр белән җыелып, ишегалдыбызны матурлау, төзекләндерү буенча эш алып барабыз. Йортыбыз өчен җаваплы Гүзәл Асарова белән кайда нинди чәчәк күрәбез шуны территориябезгә утыртып, үрчетеп йөри идек. Аннары безгә карап, бу эшкә башка күршеләребез дә кушылды. Әнә шулай бергәләп аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Хәзер чын җәннәт монда! Мондый матурлыкны күреп тору да күзләрне иркәли, эшләргә һәм яшәргә дәрт бирә. Шулай да хәл итәсе проблемалар да байтак әле. Әйтик, машина парковкалары мәсьәләсе. Транспорт чаралары күп, ә аларны куярга урын юк... Җитәкчеләрнең ишеген дә күп шакыдык инде. Бәлки йортның икенче ягына – Раскольников урамы буена паркинг ясап булмасмы дип тә тырышып карадык. Тик әлегә бернинди дә уңай җавап та алмадык. Киләчәктә бу мәсьәләгә дә игътибар итәрләр дип өметләнәбез. Әйткәнемчә, үзебез дә кул кушырып утырмыйбыз. Грантларда, төрле конкурсларда катнашабыз. Быел, мисал өчен, уен мәйданчыгын урнаштыру белән беррәттән үзебез балалар мәйданындагы асфальтка төрле уку-өйрәтү рәсемнәре дә ясадык. Алар ярдәмендә сабыйлар укырга, санарга, хәтта дөрес итеп кушарга да өйрәнә ала, – дип сөйләде активистка, 36/6-2 йортында яшәүче Фәүзия Тахауова.

– 36/6-2 йортының почмак подъездыннан мин. Әлеге йортка күченеп килгәч, озак та үтмәде, йорт территориясен үз көчләребез белән тәртипкә китерә башладык. Мин үзем күпьеллык чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа башка күршеләребез кушыла, шул рәвешле бергә бар эшне эшләргә тырышабыз, – дип сөйләде Ольга Луканина исемле икенче бер шәһәрдәшебез. 

– Йортыбызда яшәүче актив шәһәрдәшләребезне бүләкләргә чыккач балаларның ничек итеп сөенгәнен күргәнсездер! "Безнең ишегалды иң әйбәте! Рәхмәт сезгә!" дип кычкырдылар алар. Балаларыбыз матурлыкны күрә белә, шул сөендерә. Алар һәрбер чыгышны матур итеп алкышлап тордылар. Балалар үзләре үк чын бәйрәм ясадылар, – диде 36/6-2 йорты өчен җаваплы Гүзәл Асарова.

Ишегалды бәйрәме үзенә күрә бер Сабан туе кебек булды. Балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар оештырдылар, тәм-томнар саттылар. Чараны «Күңел» радиосы ди-джее Алмаз Әгъләмов алып барды. «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең алыштыргысыз солистлары – автор-башкаручы, җырчы-композитор Флүрә Талипова, яшь җырчылар Диана Усачева, Алинә Кәбирова җыелган халыкка үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды.

Нәниләр уеннарда, ярыш-бәйгеләрдә катнашса, әти-әниләр концерт карап ял итте. Кич суык булуга карамастан шәһәрдәшләр мондый чараларда теләп катнашалар. «Эш көненнән соң күршеләр белән җыелып концерт карау үзе бер ял», – диештеләр әти-әниләр.

Уен мәйданчыгында балалар өчен анимация дә оештырылды, «Картиналар галереясы» дип исемләнгән мастер-класс та үткәрелде. Моннан тыш кечкенәләр «Аксиома» үзәге педагоглары ярдәмендә оригами серләренә дә төшенде, рәхәтләнеп кәгазьдән төрле хайван сыннары ясады. Зуррак балалар өчен пычак һәм балту ату буенча «На острие» спорт клубы вәкилләре ярышлар да үткәрде. Биредә яшүсмерләрдән генә түгел, зурлардан да олы гына чиратлар хасил булды. Бөтен кеше махсус мәйданчыкта пычак һәл балта атты, шул рәвешле начар энергиядән, килде-китте уйлардан арынды.

«Уен гына бу дип, ата башлаган идем. Ничектер җиңел булып китте!» – диештеләр чиратта торучылар. 

Чараны Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының тынлы оркестры  да үз чыгышы белән бизәде. Бәйрәм ахырында исә өлкәннәр һәм балалар бергә җыелып, «Лунные приключения» мультфильмын карады.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев