Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рима Исхакова: «Солдатлар безгә елый-елый рәхмәт укый»

Чаллыдагы «Хәят» җәмгыяте ханымнары догалар укып хәрбиләргә йон оекбашлар бәйли.

Йөзләгән солдат аларның җан җылысы кушып бәйләгән оекбаш һәм перчаткаларын киеп, бүген илебез җирлеген саклый. Сүзем республикабыз мөслимәләр җәмгыятенең «Хәят» Чаллы филиалы ханымнары хакында. Инде бер елдан артык алар хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә хәйрия ярдәме күрсәтә. «Ир-атларыбыз мылтык белән, ә без апалар һәм ак яулыклы әбиләр тылда энә һәм җеп белән Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшәбез», – ди берләшмә җитәкчесе Рима Исхакова. 

Бу изге эш белән дин кардәшләребез узган елның ноябрендә шөгыльләнә башлый. Солдатларга җылы өс киемнәре, аеруча оекбашлар кирәклеген ишетеп алгач, алар шәһәр мөхтәсибәте белән килешеп, ярдәм чарасында катнашырга әзер мөслимә хатын-кызларны барлый. Андыйларны калабыз мәчетләренә кичке укуларга йөрүче шәһәрдәшләребез арасыннан туплыйлар. Шул рәвешле 60ка якын теләк белдерүче табыла. 

Беренчеләрдән булып бу саваплы эшкә «Нур Ихлас», «Җәмигъ», «Рамазан», «Ак мәчет», «Сөембикә» мәчетләренә йөрүче апаларыбыз кушыла. Изге Коръән серләренә төшенү белән башланган дәресләрен алар изге гамәлләре – бәйләм белән тәмамларга күнегә. Шул рәвешле берничә көн дигәндә 300гә якын пар йон оекбаш әзер була. 

«Җепләрне безгә җәмгыятебезгә даими ярдәм күрсәтеп торучы иганәчеләребез алып бирде. Тизрәк өлгертергә дип, мөслимәләребез бәйләмнәрен өйләрендә дә дәвам итте. Җылы перчаткалар да хәстәрләдек. 20 йомгакны әле мин Тукай районының Югары Байлар авылына да илттем. Анда әби-апаларыбыз күмәкләшеп, клубка җыелып бәйләделәр. Барысына да чиксез рәхмәт инде», – ди Рима ханым. 

Бу гына да түгел, спонсорлар ярдәме белән «Хәят» җәмгыяте ханымнары солдатларга термотукымадан тегелгән эчке киемнәр, футболкалар, урын-җир кирәк-яраклары, көнкүреш товарлары да туплый. Шәһәребездә хәләл ит ризыклары җитештерү белән шөгыльләнүче бер эшмәкәр ханым 50 тартма хәләл тушенка да китереп бирә. Әнә шулай, күмәк көч белән, берничә машинага сыярлык товар туплана. 

«Изге эшне башлау гына түгел, ә җиренә җиткереп төгәлләү дә шарт. Җыелган ярдәмнең бер өлешен без егетләребезгә шәһәребездә эшләп килүче Солдат аналары комитеты аша озаттык. Шөкер, аларның барысы да ватандашларыбызга барып иреште», – ди Рима Мөхәррәм кызы. 
Икенче партия товарны алар хәрби операциядән ялга кайткан солдатны озата киткән машинага төяп җибәрәләр. «Изге догаларыбызны укып бәйләгән оекбашларны бер-берсенә таратуларын, яшьләрен сөртә-сөртә рәхмәт әйтүләрен алар видеога төшереп безгә дә җибәрде. Без дә үзләренә елый-елый исәнлек-саулык, сабырлык һәм җиңү яулап, тизрәк әйләнеп кайтуларын теләдек», – ди әңгәмәдәшем. 

Динебездә искәртелгәнчә, Аллаһ каршында иң хәерле, яхшы гамәл – ул, аз булса да, дәвамлы гамәл. Моны истә тотып, шәһәребез мөслимә хатын-кызлары бүгенге көндә дә кулларыннан бәйләмнәрен төшерми. Алда озын, салкын кыш. Бу исә кабат җылы оекбашлар кирәк булачак дигән сүз. Әлеге саваплы эшкә кушылырга теләүчеләр «Нур Ихлас» мәчетендә урнашкан мөхтәсибәт белгечләренә яки «Хәят» мөслимәләр җәмгыятенә мөрәҗәгать итә ала. 

Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен шәһәрнең барлык иман йортларында махсус тартмачыклар да бар. Алар аша җыелган сумманы да хәрби хәрәкәттә катнашучыларга кирәк-яраклар алу өчен тотачаклар. Узган ел шул рәвешле шактый күләмдә акча җыелды. Шулай ук дин әһелләре хәрби хәрәкәттә катнашучыларга догалар җыентыгы да алып җибәрде. 

«Авырлыкны бергәләп күтәргәндә генә аннан сыгылып түгел, ә ныгып чыгасың. Моны беребез дә исеннән чыгармасын иде. Илебезгә һәркайсыбыз булдыралганча ярдәм итик», – ди дин кардәшләребез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ