Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда 9нчы сыйныф укучысының күргәзмәсе оештырыла

Бүген 17 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева күргәзмәсе узачак.

Кыз акварель техникасында эшләнгән картиналарын, академик эшләрен тәкъдим итәчәк. Күргәзмә ай дәвамында барачак, керү бушлай. Күргәзмәдә Суздаль шәһәрендә язылган нәфис эшләр белән танышып булачак.

«Суздаль – минем тормышымда аерым сәхифә, - ди кыз. - Аны рәссамнар шәһәре дип атыйлар: шәһәрнең архитектурасы, мәдәнияте таң калдыра».

Анастасия – 9нчы сыйныфта укый, ә «1нче балалар сәнгать мәктәбе»ндә – 5нче сыйныф укучысы.  
– Мондый күргәзмәләр оештыру мәгариф учреждениесенең мәдәни тормышында уңай чагылыш таба, – ди мәктәп директоры Альбина Шәйхулова 

Киләсе елда сәнгать мәктәбе 50 еллыгын билгеләп үтә. Биредә 533 укучы шөгыльләнә. Укытучылар, укучыларның эшләреннән торган күргәзмәләр Чаллыда гына түгел, Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә дә оештырыла.  

Сүз уңаеннан, педагогик состав даими рәвештә үз осталыгын арттыра. Күптән түгел укытучылар борынгы Кырым сәнгатен – келәм тукуны үзләштергән. 

– Бүгенге көндә укыту үзләре ясаган станокларда алып барыла, әмма эш сыйфатын яхшырту өчен профессиональ станоклар кирәк, – ди Альбина Илдаровна. – Киләчәктә без келәм туку серләренә балаларны да төшендерергә ниятлибез.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев