Яңалыклар тасмасы

Бүген республикада коронавирус йоктыруның яңа 54 очрагы ачыкланган

Барлык пациентлар да авыруны республикада, контакт юл белән йоктырган

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган категориядә — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 11 һәм 60тан 70 яшькә кадәр — 10 кеше.

Авыручылар арасында иң күбе Казан кешеләре — 35. Авыручылар саны буенча икенче урында - Чаллы, анда 6 очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3351 авыру ачыкланган. Аларның күбесе дәваланып бетте, шул исәптән 177 кеше узган тәүлек эчендә терелгән

 


Нет комментариев